+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
27 октябрь 2021, 18:25

Янә 36 якташыбыз вафат...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 83 486га җитте. Тәүлек эчендә тагын 668 якташыбызда инфекция ачыкланды.

Янә 36 якташыбыз вафат...
Янә 36 якташыбыз вафат...

Әле республика дәваханәләрендә 982 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 621 пациент 60 яшьне үткән. 53 кешенең хәле авыр, 7 пациент үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.

7 340 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 6 103 пациент 60 яшьтән өлкән. Бер тәүлектә 649 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 72 682.

Тәүлек эчендә коронавирустан янә 36 якташыбызның гомере өзелде. Барлыгы вафат булучылар 2 482гә җитте, аларның 2 154е 60 яшьне узган булган.

188 кешегә "пневмония" диагнозы куелган. 227 кеше пневмониядән савыккан.

Башкортстанга Covid-19дан 1 923 458 доза вакцина кайтарылган. 1нче компонент белән 1 604 828 кеше вакциналанган (вакциналанырга тиешлеләрнең 64,6 проценты). 1 314 585 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән (вакциналанырга тиешлеләрнең 52,9 проценты).

Бер тәүлектә 26 819 кеше прививка ясаткан (1нче компонент белән - 19 805, 2нче компонент белән 7 014 кеше).

Фото: life.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: