+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
28 октябрь 2021, 16:55

Бәйрәмнәрдә медицина ярдәме ничек күрсәтеләчәк?

2021 елның ноябрендә Халык бердәмлеге көнен бәйрәм итү уңаеннан һәм 2021 елның 30, 31 октябрендә халыкка вакытында һәм сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү максатында 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7 ноябрьдә Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының җитәкче составының дежур торуы оештырылачак.  

Медицина оешмаларында мондый эш графигы билгеләнә.:
- 30, 31 октябрь — эшләми торган көннәр;
- 1, 2 ноябрь — эш көне графигы буенча;
- 3 ноябрь —1 сәгатькә кыскартылган эш көне;
- 4 ноябрь — эшләми торган бәйрәм көне;
- 5, 6, 7 ноябрь — эшләми торган көннәр.
Беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтүче медицина оешмаларының медицина ярдәмен түбәндәге режимда күрсәтү эше оештырылачак:
30 октябрьдә— шимбә графигы буенча 08:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр, чакыруларны (шул исәптән кичектергесез) кабул итү белән 16:00 сәгатькә кадәр;
- 31 октябрьдә — 8:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр ашыгыч медицина ярдәме кабинеты эше;
- 4 ноябрь — бәйрәм көне - 08:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр, чакырулар (шул исәптән кичектергесез) кабул итү белән 16:00 сәгатькә кадәр;
- 5 ноябрь — эш көне графигы буенча (махсус учреждениеләрдән тыш);
- 6 ноябрьдә шимбә графигы буенча 08:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр, шул исәптән кичектергесез чакыруларны кабул итү белән 16:00 сәгатькә кадәр;
- 7 ноябрь — ашыгыч медицина ярдәме кабинетының 08:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр чакырулар кабул итү белән эше.

Пациентларны планлы госпитальләү график нигезендә оештырылачак. Шулай ук бу чорда республика халкы яңа короновирус инфекциясеннән (08:00 дән 20:00 сәгатькә кадәр) иммунлаштыруны тәнәфессез һәм ялларсыз уза алачак.
Стационар шартларында махсуслаштырылган медицина, шул исәптән югары технологияле ярдәм күрсәтүче бүлекчәләр, шул исәптән яңа коронавирус инфекциясе булган пациентларга махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтүче бүлекчәләр тәүлек буе эшләячәк.
Ашыгыч медицина ярдәме бригадалары, травмпунктлар һәм медицина оешмаларының дежур хезмәтләре көчәйтелгән режимда эшләячәк.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: