+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
28 октябрь 2021, 16:25

Уфада вакциналау буенча махсус пункт ачылды

Уфада бүген Русиядә билгеләп үтелүче Картәниләр һәм картәтиләр көнендә вакциналау пункты ачылды — бу юлы 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен. Ул Уфа узегенде Коммунистик урамы, 39 йортта өченче буын халык университеты базасында урнашкан. «Өлкәннәр турында хәстәрлек» акциясе кысаларында «Безнең хәстәрлек» проекты һәм «Бердәм Русия» фракциясе депутатлары ярдәме белән оештырылды.

Уфада вакциналау буенча махсус пункт ачылды
Уфада вакциналау буенча махсус пункт ачылды

Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай рәисе урынбасары, «Бердәм Русия» фракциясе җитәкчесе Рөстәм Ишмөхәмметов Дәүләт җыелышы-Корылтайның 65 яшьтән өлкән категорияле гражданнарны вакциналауга биш автомобиль биргәнлеген билгеләде.
«Безнең максат – өлкән яшьтәге гражданнарга прививкаларны мөмкин кадәр уңайлы һәм хәвефсез ясату – чиратсыз, тулы җәмәгать транспортында медицина учреждениесенә бармыйча, инфекцияне таратучы кешеләр саны белән элемтәгә кермичә генә, - диде Рөстәм Ишмөхәммәтов. — Коронавирус таралуга бәйле хәл көннән-көн кискенләшә бара, һәм шул ук вакытта нәкъ менә өлкән яшьтәге кешеләр аеруча нык зыян күрә. Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, алар өлешенә үлем очракларының 80 проценттан артыгы туры килә. Шуңа күрә профилактика, хәвефсезлек чараларын үтәү, шул исәптән вакциналау, башка кешеләр белән элемтәләрне минимальләштерү алар өчен аеруча мөһим».
Вакциналау пунктын ачуга кешеләр күп килде. Килүчеләрне волонтерлар каршы ала, аларны табиблар утырган кабинетларга кадәр озата, документлар тутыруда булыша.
"Без Уфаның Калинин районы инвалидлар җәмгыяте әгъзалары булып торабыз, — ди 62 яшьлек Наталья Калин. – Безне, алты кешене бүген автобуста безнең инвалидлар җәмгыятеннән оештырылган төстә алып килделәр. Биредә, вакциналау үткәрелә торган гадәти поликлиникадан аермалы буларак, авыру кешеләр юк. Монда бары тик сәламәт кешеләр генә килгән, алар вакцина ясарга карар кылган. Бирегә килгәч, без бернинди хәвефкә дә дучар ителмибез, дип ышанабыз. Үз чиратыңны өч-дүрт минут көтәргә кирәк. Биредә барысы да шулкадәр яхшы һәм тиз оештырылган".
Бу көнне прививкалар ясаучыларның барысына да «Бердәм Русия» партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров тантаналы шартларда республика медицина учреждениеләре вәкилләре белән бергә «Сәламәтлек посылкалары» тапшырды.
«Уңайлы вакциналанудан тыш, без өлкән кешеләрне үз эченә шәхси саклану, гигиена һәм тонометр алган сәламәтлек җыелмасы белән тәэмин итәбез. Бүген бәйрәм уңаеннан вакциналанган һәр кешегә өстәмә бүлмә үсемлеге тапшырылды. Барлыгы 160 кеше коронавирус инфекциясеннән вакциналау узды, шуларның 18е автоволонтерлар тарафыннан вакциналау пунктына китерелде, – дип шәрехләде Рөстәм Әхмәдинуров. - Акция һәр пәнҗешәмбе үткәреләчәк, килгән кешеләрне бүләкләр көтә».
Вакциналауга яки ревакциналауга өлкән яшьтәге гражданнар «Бердәм Русия» колл-үзәге аша эш көннәрендә 9дан 18 сәгатькә кадәр бушлай 8-800-289-03 номеры буенча языла ала. Вакциналау пунктының эш режимы: 9дан 16 сәгатькә кадәр, шимбә һәм якшәмбе — ял көннәре.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: