-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
28 октябрь 2021, 16:25

Яңа госпитальләр кыска вакытта төзеләчәк

Бүген Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров эш сәфәре белән Туймазы шәһәрендә булды, анда ул йогышлы авырулар госпитале төзелеше өчен мәйданчыкны карады һәм оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.  

Яңа госпитальләр кыска вакытта төзеләчәк
Яңа госпитальләр кыска вакытта төзеләчәк

Ул төзелеш мәйданчыгының югары әзерлеген һәм локация ягыннан уңайлылыгын билгеләп үтте.
— Монда, Туймазыда, Сибайдагы кебек үк, госпитальне төзү урыны очраклы гына сайланмаган. Мәйданчык инженерлык коммуникацияләре ягыннан әзер, һәм ул республиканың көнбатыш локациясендә яшәүче һәркемгә уңайлы урнашкан, - диде Андрей Назаров.
Ул яңа коронавирус белән авыручы пациентлар өчен Туймазы, Октябрьский һәм Бәләбәй шәһәрләре стационарларында зур йөкләнеш булу сәбәпле, госпиталь төзү кирәклеген ассызыклады.
— Әлеге шәһәр дәваханәләрендә якынча 150-200 койка коронавируслы авырулар өчен җәлеп ителгән. Әлбәттә, бу башка авырулары булган пациентларга медицина ярдәме күрсәтүне катлауландыра. Шуңа күрә биредә һичшиксез йогышлы авырулар госпитале төзергә кирәк, шул рәвешле без шәһәр дәваханәләрендә урыннарны бушатачакбыз, — диде Премьер-министр.
Туймазыда госпиталь проекты 10ар бокслы 4 йогышлы авырулар бүлеген, реанимация һәм интенсив терапия бүлеген — 10 боксны, кабул итү бүлеген һәм экспресс-лабораторияне күздә тота. Госпиталь медицина газларының үз станциясе белән җиһазландырылачак, бу пациентларны кислород белән өзлексез тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Премьер-министр яңа йогышлы авырулар үзәген төзүнең вакытын 50дән 70 көнгә кадәр билгеләде.
— Туймазыда госпиталь төзегәндә без Зубовода һәм Стәрлетамактагы кебек вакыт кысаларында эшләячәкбез. Хәзер иң мөһиме — гражданнарыбызның гомерләрен саклап калу. Тәҗрибәбез бар инде. Зубовода без 55 көн, Стәрлетамакта 50 көн эчендә төзедек. Мондый госпитальне төзүнең якынча вакыты безнең тәҗрибәне һәм технологияләребезне исәпкә алып, якынча ике айга якын тора, - дип хәбәр итте Андрей Назаров.
Премьер министр бу хакта социаль челтәрдәге битендә пост та урнаштырган.
“Туймазыда йогышлы авырулар госпитале өчен мәйданчыкны карадым. Сибайдагы кебек үк, шәһәр эчендә урын сайланды — монда барлык инженерлык коммуникацияләре янәшәдә. Октябрьский чигенә кадәр нибары 11 чакрым — димәк, аннан да кешеләргә ерак булмаячак. Гомумән, биредә республиканың бөтен көнбатыш өлешендәге пациентлар дәваланачак. Медицина үзәге, персонал өчен тулай торактан башка, сибайныкына охшаш булачак. Биредә андый ихтыяҗ юк.
Кичә кич Федераль антимонополия хезмәте, прокуратура җитәкчеләре һәм Хөкүмәттәге хезмәттәшләрем белән очраштым. Конкурс процедураларын уздыруны ничек тизләтергә һәм, законны бозмыйча, төзелешкә тизрәк керешергә кирәклеге турында фикер алыштык. Дәваханәләргә кимендә 50 ел хезмәт күрсәтү мөһим һәм алар иң заманча җиһазлар белән җиһазландырылачак. Без аларны тиз арада төзергә планлаштырабыз. Хәзер вакыт түзми. Барыгызга да сәламәтлек!”

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: