+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
28 октябрь 2021, 16:50

Янә 35 якташыбыз вафат...

Тәүлек эчендә Башкортстанда тагын 669 кешедә коронавирус инфекциясе ачыкланды. Шулай итеп, 28 октябрьгә республикада инфекция йоктыручылар саны 84155кә җитте.

Янә 35 якташыбыз вафат...
Янә 35 якташыбыз вафат...

Тәүлек эчендә Башкортстанда тагын 669 кешедә коронавирус инфекциясе ачыкланды. Шулай итеп, 28 октябрьгә республикада инфекция йоктыручылар саны 84155кә җитте.

Барлыгы 73333 якташыбыз ковидны җиңгән. Бер тәүлектә 651 кеше савыккан. Республикада ковид корбаннары саны 2517гә җитте. Соңгы тәүлектә янә 35 якташыбыз бу инфекциядән савыга алмады.
Әле республика дәваханәләрендә 962 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 613е 60 яшьне үткән. 55 кешенең хәле авыр, 5 кеше - аппаратта.
Амбулатор дәваланучылар — 7 343, аларның 6 124е - 60 яшьтән өлкән.
Республикада яңа коронавирус инфекциясеннән халыкны киңкүләм вакциналау дәвам итә. Соңгы тәүлектә 18049 кеше прививка ясаткан. Барлыгы беренче компонент белән 1 622 877 кеше вакциналанган, 1 321 923 якташыбыз вакциналануны тулысынча төгәлләгән.

Фото: regnum.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: