Әле республика дәваханәләрендә 939 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 611 пациент 60 яшьне узган.
48 кешенең хәле авыр, 5 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
7 362 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 6 135 пациент 60 яшьтән өлкән. Бер тәүлектә 639 кеше ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 73 972.
Тәүлек эчендә тагын 35 якташыбыз COVID-19 корбаны булды. Барлыгы республикада ковид корбаннары 2 552гә җитте, аларның 2 223е 60 яшьне узган.
Бер тәүлектә 230 кешегә "пневмония" диагнозы куелган. 259 кеше пневмониядән савыккан.
Башкортстанга Covid-19дан 1 923 458 доза вакцина кайтарылган. 1нче компонент белән 1 640 515 кеше вакциналанган (вакциналанырга тиешлеләрнең 66 проценты). Ә1 329 028 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән (вакциналанырга тиешлеләрнең 53,5 проценты).
Бер тәүлектә 25 743 кеше прививка ясаткан (1нче компонент белән - 17 638, 2нче компонент белән - 7 105 кеше).
Фото: pravmir.ru