-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
29 октябрь 2021, 11:40

“Указ 66 тапкыр үзгәрде. Бу реаль хәлне чагылдыра”

Башкортстанның Иҗтимагый палатасы видеоконференция режимында  “COVID-19” коронавирусы инфекциясе таралуга юл куймау буенча чаралар турында” темасына "түгәрәк өстәл" үткәрде.  

“Указ 66 тапкыр үзгәрде. Бу реаль хәлне чагылдыра”
“Указ 66 тапкыр үзгәрде. Бу реаль хәлне чагылдыра”

  Чарада республиканың башкарма власте органнары, “Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсе, район хакимиятләре, Иҗтимагый совет вәкилләре, Башкортстанның Иҗтимагый палатасы әгъзалары катнашты.
Видеоконференциядә коронавируска каршы вакциналануның мөһимлеге һәм мотлак булуы турында халык арасында мәгълүмат-аңлату эшләре алып баруны, пандемия белән көрәштә волонтерлар эшен оештыру мәсьәләләре тикшерелде.

"Түгәрәк өстәл" барышында Башкортстанның Иҗтимагый палатасының гражданнар хокукларын һәм ирекләрен яклау, гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү, иҗтимагый контроль һәм иҗтимагый советлар белән үзара хезмәттәшлек комиссиясе рәисе урынбасары, «Суд эксперты» җәмгыяте директоры Евгений Мельников фикер алышына торган тема буенча иң актуаль федераль һәм республика карарларына, указларына күзәтү ясады.

Евгений Мельников болай дип билгеләде: "2021 елның 28 октябренә Башкортстан Республикасы Башлыгының 2020 елның 18 мартындагы 111 санлы указына үзгәрешләр 66 тапкыр кертелде. Бу норматив документ формаль характерга ия түгел, ә Башкортстан Республикасында хәл тотрыклыланганда реаль хәлне чагылдыра; указ йомшара яисә, эпидемиологик хәл начарайган очракта, Башлык указы короновирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча чараларны катгыйландыру ягына үзгәрә, дигән сүз.

Һичшиксез, локдауннар — коронавируска каршы көрәшүнең турыдан-туры ысулы түгел, бу зарарлану санын киметү һәм үлем очракларын киметү коралы гына.

2021 елның 30 октябреннән 7 ноябренә кадәр Русия Федерациясендә эшләми торган көннәргә килгәндә, эшкуар буларак, гадел булырмын: башта әлеге норманы бик тискәре кабул иттем, ләкин проблеманың асылына төшенгәч һәм шул исәптән зарарланган кешеләр саны буенча статистикага кереп карагач, мондый нормаларны кертүнең актуальлеген аңлыйм, бу исә медицина хезмәткәрләренә йөкләнешне киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Шунысын да билгеләп үтәсем килә: эшләми торган атнаның уңай яклары бар, башланган эшләрне тәмамларга мөмкин, алар көндәлек эш аркасында кичектерелә, мәсәлән, фатирда ремонтны төгәлләп булмый. Һәм, әлбәттә, якыннарың һәм туганнарың өчен вакыт бүлергә кирәк. Коронавирус белән көрәшү өчен бердәнбер дөрес карар — вакциналану».

Бу хакта тулырак укыгыз: https://op.bashkortostan.ru/presscenter/news/405797/

Фото: https://op.bashkortostan.ru/presscenter/news/405797/

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: