+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
29 октябрь 2021, 22:05

Вакцина ясатмасаң, эшкә чыкмыйсың

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк территориясендә коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча оператив штаб утырышын үткәрде.

Вакцина ясатмасаң, эшкә чыкмыйсың
Вакцина ясатмасаң, эшкә чыкмыйсың
Көн тәртибендә - 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эш булмаган көннәр чорында санитар-эпидемияләргә каршы чаралар режимын үтәү.

Вице-премьер, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр иткәнчә, республикада коронавирустан вакциналау темплары тотрыклы рәвештә үсә. Шул ук вакытта артта калучы муниципалитетлар да бар, аларда авыр хәл килеп чыкты.

- Башкортстан буенча тәүлек эчендә яңа 670 авыру очрагы ачыкланды. COVID-19дан 35 кеше үлгән. Стационарларда 939 авыру, шул исәптән 60 яшьтән өлкәнрәкләр – 611 кеше. Аларның 48е авыр хәлдә, ИВЛ аппаратында – 5 кеше, - дип хәбәр итте Максим Забелин. - Республиканың 18 районында авырулар санының югары дәрәҗәсе саклана. Әйтик, Октябрьский, Сибай, Межгорье, шулай ук Бөрҗән һәм Белорет районнарында прививка ясатучылар саны 41дән 48 процентка кадәр генә җитә.

Төбәк Башлыгының контроль идарәсе 25-29 октябрьдә сәүдә үзәкләрен, кинотеатрларны, матурлык салоннарын, физкультура-сәламәтләндерү комплексларын, мунчаларны, фитнес-клубларны, мәдәният учреждениеләрен, шулай ук шәһәрара транспортны COVID-2019 таралуын кисәтү чараларын үтәү буенча күчмә тикшерүләр үткәрде. Октябрьский, Туймазы, Уфа шәһәрләрендә хокук бозулар ачыкланды. Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, киләсе эш булмаган көннәрендә тикшерүләрне көчәйтергә кирәк.

Башкортстан Башлыгы шулай ук Сәнәгать һәм энергетика министрлыгына муниципалитетлар белән бергә сәнәгать предприятиеләрендә хезмәткәрләрне вакциналау графигын үтәүне контрольдә тотарга һәм прививка ясаучыларны арттыруга юнәлтелгән кызыксындыру чараларын карарга кушты.

- Эре предприятиеләр җитәкчеләренә безнең санитар-эпидемиологик таләпләрнең асылын ныклап аңлатырга кирәк. Вакциналау - коллектив иммунитет булдыруның бердәнбер ысулы, - диде Радий Хәбиров. – 18 декабрьдән соң эш бирүчеләрнең медотвод булмаган килеш тә вакциналанмаган хезмәткәрләрне эшкә чыгармау хокукы барлыкка киләчәк.

Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: