+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
29 октябрь 2021, 12:05

Югары әзерлек режимына үзгәрешләр кертелде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус таралу хәвефе белән бәйле югары әзерлек режимы турындагы указга үзгәрешләр кертте.

Югары әзерлек режимына үзгәрешләр кертелде
Югары әзерлек режимына үзгәрешләр кертелде

Документның яңа редакциясе нигезендә 30дан артык кеше катнашкан эшлекле, мәдәни, күңел ачу һәм спорт чараларын үткәрүне гамәлдән чыгарырга, ә мөмкин булмаган очракта, кичектерергә тәкъдим ителә. Искәрмә – коронавирус таралуны булдырмау буенча төбәктәге оператив штаб карары нигезендә үткәрелә торган чаралар.

30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Русия Президенты указы белән билгеләнгән эш көннәре чорында республиканың мәдәният һәм сәламәтлек саклау оешмалары үзләренең планлы эшчәнлеген дәвам итәчәк.

23:00дән 6:00гә кадәр, дистанцион сәүдәдән (китереп бирүдән) тыш, тамаша-күңел ачу чаралары үткәрү һәм җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү тыела.

Балалар өчен уен бүлмәләре һәм балалар өчен күңел ачу үзәкләре эше туктатыла.

29 октябрьдән башлап, коронавируска каршы вакциналау узу турында сертификаты яисә соңгы алты айда COVID-19 белән авырганлык турында «Дәүләт хезмәтләре» порталы ярдәмендә алынган белешмәсе булган кешеләрдән тыш, 60 яшьтән өлкәнрәкләр һәм хроник авырулардан интегүчеләр мәҗбүри изоляция режимын үтәргә тиеш.

Элек кертелгән чикләү чаралары дәвам итә. Шул ук вакытта күрсәтү өчен кирәкле документлар исемлеге вакциналануга каршы медицина күрсәтмәләре булу турында белешмә белән тулыландырылган. Аны лаборатория үзәгенең тискәре ПЦР-тест нәтиҗәсе турындагы белешмә белән бергә 72 сәгатьтән дә соңга калмыйча тапшырырга кирәк. Тиешле сертификатлар яисә белешмәләрдән тыш, халык үзе белән бергә паспорт яисә шәхесне раслаучы башка документ күрсәтергә тиеш.

Эш бирүчеләргә 29 октябрьдән 60 яшьтән өлкәнрәкләр (элек 65 яшьтән өлкәнрәк иде) һәм хроник авырулары булганнарны дистанцион эш режимына күчерү тәкъдим ителә. Искәрмә – оешма эшчәнлеген тәэмин итү өчен эш урынында мотлак кирәк булган белгечләр, шулай ук вакциналану турында сертификаты, яки соңгы алты ай эчендә коронавирус авыруын кичерү турында белешмәсе булган кешеләр.

60 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләрне һәм хроник авырулары булганнарны вакциналану (медицина каршылыклары булмаган очракта) һәм иммунитет формалаштыру өчен дүрт атнага дистанцион режимга күчерү тәкъдим ителә.
Эш бирүчеләргә, шулай ук, коронавируска каршы вакцина ясаткан хезмәткәрләрне ике көнгә эштән азат итү мөмкинлеген карарга тәкъдим ителә.

COVID-19 учагы ачыкланган очракта, предприятиеләр һәм оешмалар, “Роспотребнадзор”ның республика идарәсе белән берлектә, санитар-эпидемиологик чараларны үз вакытында үткәрергә тиеш.

Кешеләр күпләп җыела торган урыннарда (сәүдә объектлары, медицина, финанс оешмалары һ.б.) эшләүче оешмаларга, шулай ук авиация, тимер юл, су, автомобиль транспортында пассажирлар ташу белән шөгыльләнүче оешмаларга санитар-эпидемиологик чаралар үткәрүне ешайтырга, көн саен дезинфекция үткәрергә кирәк.
Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгына COVID-19га каршы вакциналау мәсьәләләре буенча дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталына кергән мәгълүматны кыска вакыт эчендә сыйфатлы итеп эшкәртүне тәэмин итәргә кирәк. Кирәк булганда, бу эшкә волонтерларны җәлеп итәргә.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: