+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
30 октябрь 2021, 11:05

Дөрес карар кабул итәргә кирәк!

Вакцинациягә карата төрле кеше төрле карашта: кемдер бераз шикләнсә, кемдер, аек акыл белән фикер йөртеп, үз сәламәтлеген хәстәрләү яклы.

Дөрес карар кабул итәргә кирәк!Дөрес карар кабул итәргә кирәк!
Дөрес карар кабул итәргә кирәк!
Кырмыскалы районының Урал авылындагы фельдшер-акушерлык пунктында якын-тирә авылларда яшәүчеләр дә вакцина кайтарылу белән прививка салдырып, организмны хәвефтән саклау чарасын күрде. Фельдшер Татьяна Аптраева авыл халкын йортларына барып, һәркемне аерым вакытка прививкага чакырып йөрде.
- Куркыныч чир турында көн саен күпме мәгълүмат ишетергә туры килә. Әлбәттә, куркыта. Шуңа прививка ясатып, үземне дә, якыннарымны да сакларга карар иттем, - ди алты бала анасы Лена Шахтарина.
- Сәләмәтлегенә җитди карап, вакцина салдырырга теләүчеләр аз түгел. Иммунитет барлыкка килгәч, вирус эләктергән очракта да авыру җиңел кичерелә. Шуңа күрә сәламәтлекне алдан хәстәрләп, дөрес карар кабул итәргә чакырам, - ди өч авылда яшәүче 400дән артык кешене хезмәтләндергән тәҗрибәле фельдшер Татьяна Аптраева.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.


Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас