+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
31 октябрь 2021, 16:45

“Күмәк тырышлык кирәк”

“Бүздәк” теплица комплексы җитәкчесе Шәфоат Хәбибрахманова коронавируска каршы көрәштә барча чараларны куллану ягында.

“Күмәк тырышлык кирәк”
“Күмәк тырышлык кирәк”

Пандемия аграр тармакның аерым предприятиеләре эшчәнлегенә зур йогынты ясаса да, Шәфоат Хәбибрахманованың крестьян-фермер хуҗалыгы һәм теплица комплексы эшендә афәтнең зыяны әлләни сизелмәде. Алай гына да түгел, басучылык өлкәсендә зур гына уңышларга ирештеләр. Атап әйткәндә, крестьян-фермер хуҗалыгы урып-җыю чорын матур нәтиҗәләр белән тәмамлады. Шушы көннәрдә биредә шикәр чөгендере уңышын җыеп алу төгәлләнде, хәзерге чорда чималны эшкәртү предприятиеләренә чыгару бара.
Республикада иң эреләрдән саналган теплица комплексы яшелчә җитештерү буенча Русиядә күптән лидерлар сафында. Быелгы эш нәтиҗәләре аеруча куанычлы. Шушы көннәрдә Мәскәүдә үткән Бөтенрусия форумында “Бүздәк” теплица комплексы лаеклы бәһаланып, агросәнәгать комплексында хатын-кыз җитәкчеләр арасындагы хезмәт бәйгесендә Шәфоат Хәбибрахманова “Ел кешесе-2021” сыйфатында танылу алды.
- Пандемия шартларында бездә вакциналануга зур игътиабар бирелә, - ди Шәфоат Мәмәткул кызы. - Хезмәткәрләрнең барысына да прививка ясату – бездә көн таләбе. Бу тәртипне тоташ районга да таратасы иде. Яман чирне бердәм тырышлык белән генә җиңәчәкбез, башкача мөмкин түгел.

Фото “Бүздәк яңалыклары” гәзите сайтыннан.

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: