-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
31 октябрь 2021, 15:13

Янә 35 кешенең гомере өзелде

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 86 165кә җитте. Тәүлек эчендә тагын 668 якташыбызда инфекция ачыкланды.

Әле республика дәваханәләрендә 916 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 597 пациент 60 яшьне үткән. 42 кешенең хәле авыр, 7 пациент үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.

7 325 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 6 131 пациент 60 яшьтән өлкән. Бер тәүлектә 669 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 75 303.

Тәүлек эчендә коронавирустан янә 35 якташыбызның гомере өзелде. Барлыгы вафат булучылар 2 621гә җитте, аларның 2 287е 60 яшьне узган булган.

179 кешегә "пневмония" диагнозы куелган. 223 кеше пневмониядән савыккан.

Башкортстанга Covid-19дан 1 923 458 доза вакцина кайтарылган. Беренче компонент белән 1 664 692 кеше вакциналанган (вакциналанырга тиешлеләрнең 66,9 проценты). 1 339 892 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән (вакциналанырга тиешлеләрнең 53,9 проценты).

Бер тәүлектә 10 632 кеше прививка ясаткан (беренче компонент белән - 7 698, икенче компонент белән 2 934 кеше).

Фото: life.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: