+23 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
1 ноябрь 2021, 14:35

Коронавирус: кайда хәл катлаулы, тиздән кемнәр эшкә кертелмәячәк һәм карантинны ничек үткәрергә?

29 октябрьдә Башкортстан Башлыгы «ковидка каршы” указга үзгәрешләр кертте. Алар нигезендә 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәрдә тулы локдаун булмаячак, күпчелек оешмалар эшләячәк, шул исәптән сәламәтлек саклау һәм мәдәният учреждениеләре. Балалар өчен уен бүлмәләренең эше туктатыла, сәүдә үзәкләренә һәм хезмәт күрсәтүче объектларга вакциналану турында сертификат яисә коронавирус авыруын кичерү турында белешмә күрсәтеп кенә керергә мөмкин. Тискәре ПЦР-тест нәтиҗәсе турында белешмә 27 октябрьдән гамәлдә түгел инде. 60 яшьтән өлкәнрәкләр үз-үзләрен изоляцияләү таләпләрен үтәргә тиеш.

Коронавирус: кайда хәл катлаулы, тиздән кемнәр эшкә кертелмәячәк һәм карантинны ничек үткәрергә?
Коронавирус: кайда хәл катлаулы, тиздән кемнәр эшкә кертелмәячәк һәм карантинны ничек үткәрергә?

Кайбер муниципалитетларда COVID-19 белән авыру буенча катлаулы хәл күзәтелә. «Республиканың 18 районында вакциналауның түбән темплары белән авыручылар санының югары дәрәҗәсе саклана. Октябрьский, Сибай, Межгорье, шулай ук Бөрҗән һәм Белорет районнарында прививка ясатучылар саны 41дән 48 процентка кадәр генә", - дип хәбәр итте 29 октябрьдә оператив штаб утырышында Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин.

Башкортстан халкының 54 проценты коронавирустан тулысынча прививка ясаткан, бу - 1,340 миллион кеше. Вакцинаның беренче компонентын 1,665 миллион кеше алган. Шул исәптән, 60 яшьтән өлкәнрәк 750 мең кеше вакциналанган.

“18 декабрьдән соң эш бирүчеләрнең прививка ясатмаучыларны медотводсыз хезмәт урыннарына кертмәү хокукы барлыкка киләчәк", - дип искәртте Радий Хәбиров һәм агымдагы эшләми торган көннәрдә ковидка каршы чаралар үтәлешен тикшерүне көчәйтергә кушты.

Башкортстан Башлыгы карантин атнасында нәрсә белән шөгыльләнәчәге турында социаль челтәрдә дә язды. «Мин үз эшчәнлегем буенча эшләячәкмен, үз вазыйфаларымны үтәячәкмен. Без бу көннәрдә өйдә, туганнар һәм якыннар белән булырга тиеш«, - дип хәбәр итте ул һәм барыбызны да “позитив белән бергә булырга, бер-беребез белән аралашу мөмкинлегенә шатланырга" чакырды.

Саннар ни сөйли?
Тәүлек эчендә Башкортстанда янә 666 кешедә коронавирус ачыкланды, тагын 37 якташыбыз инфекциядән савыга алмады. Шулай итеп, пандемия башыннан республикада коронавирус йоктыручылар саны 86831гә җитте. Барлыгы ковид 2658 якташыбызның гомерен алып китте.

1 ноябрьгә булган мәгълүматлар буенча, 75961 якташыбыз коронавирусны җиңгән, аларның 658е соңгы тәүлектә савыккан.

Коронавируска каршы вакцинаның беренче компоненты белән 1 668 952 кеше вакциналанган, 1 342 669 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән.

Фото: smartik.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: