-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
1 ноябрь 2021, 19:25

Коронавирусны дәвалау өчен яңа дару булачак

Бу хакта бүген Русия Президенты Владимир Путин Сочида узган киңәшмәдә белдерде.

Коронавирусны дәвалау өчен яңа дару булачак
Коронавирусны дәвалау өчен яңа дару булачак
Ковидны дәвалау өчен яңа дарулар якын арада әйләнешкә кертелергә мөмкин. Бу хакта бүген Русия Президенты Владимир Путин Сочида узган хәрби киңәшмәдә илдәге коронавирус белән бәйле хәл турында сөйләгәндә белдерде.


"Хәзерге вакытта дару препаратлары эшләнә, нигездә, якын арада инде, ышанам ки, алар кулланылачак, бүген дә моның белән шөгыльләнүчеләр белән бу мәсьәлә буенча сөйләштек", — дип билгеләп үтте Путин. Әмма прививка ясату барыбер ковидтан саклауның иң универсаль һәм иң яхшы ысулы булып тора, дип белдерде Президент.


Элегрәк Путин Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчеләренә урындагы медикларга ярдәм күрсәтү өчен COVID-19 белән катлаулы хәл булган төбәкләргә барырга кушкан иде.
 


Фото: russian.rt.com

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: