-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
2 ноябрь 2021, 16:10

Дезинфекцияләү — мөһим чара

Республиканың муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатыннан подъездларны дезинфекцияләү дәвам итә.  

Дезинфекцияләү — мөһим чара
Дезинфекцияләү — мөһим чара

Республиканың муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатыннан подъездларны дезинфекцияләү дәвам итә.

- Гомум файдалану урыннарын эшкәртү Башкортстан Башлыгы указы һәм “Роспотребнадзор”ның методик рекомендацияләре нигезендә башкарыла. Әлеге чаралар торак оешмалары көче белән үткәрелә, дезинфекция чаралары Башкортстанның Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан бирелгән иде. Ул бик кискен исле түгел, бу исә халыкны аның функциональ сәләтләре турында ялгыштыра ала, тик чынлыкта бу - югары нәтиҗәле дезинфектор, – ди Уфаның Киров районы торак хуҗалыгы идарәсенең эксплуатация бүлеге җитәкчесе Антонина Самойлова.

Керү төркемнәре, тамбурлар, холлар, коридорлар, баскыч мәйданчыклары һәм маршлар, почта тартмалары өслеге мәҗбүри тәртиптә эшкәртелә. Моннан тыш, күпфатирлы йортларның ишегалларында балалар мәйданчыклары, эскәмияләр һәм урналар эшкәртелә.

- Подъездларны мондый эшкәртү безнең йортта яшәүчеләр өчен мәҗбүри, чөнки биредә пенсия яшендәге кешеләр дә яши, ә алар өчен подъездлардагы барлык тактиль урыннар аеруча куркыныч тудыра ала. Бу юнәлештә безнең торак оешмасы белән берлектә минем контроль астында даими эш алып барыла, - дип сөйли Пушкин урамы буенча 54\1 санлы күпфатирлы йорт рәисе Лилия Решетова.

Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан эшләнгән регламент буенча, подъездларны дезинфекцияләү атнага ике тапкыр үткәрелергә тиеш.

Фото: rossadm.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: