-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
2 ноябрь 2021, 13:55

Ковид буенча чикләү таләпләренең үтәлеше контрольдә тотыла

Башкортстанның Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгы хезмәткәрләре югары әзерлек режимын бозуларны булдырмау буенча чаралар үткәрүне дәвам итә.

Ковид буенча чикләү таләпләренең үтәлеше контрольдә тотыла
Ковид буенча чикләү таләпләренең үтәлеше контрольдә тотыла

30 октябрьдән Уфада Башкортстан Республикасы Башлыгының югары әзерлек режимын кертү турындагы указы нигезләмәләрен үтәү буенча чаралар үткәрелә, шул исәптән 23:00дән 06:00гә кадәр тамаша-күңел ачу чараларын үткәрүне һәм җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәтүне тыю өлешендә дә.

— Әлеге чаралар барышында 60тан артык сәүдә һәм хезмәт күрсәтү объекты тикшерелде. Шуларның өчесендә закон бозу очраклары ачыкланды. Әлеге тәртип бозу очраклары буенча административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелде, алар судка тапшырылачак, — дип билгеләп үтте сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев.

Хәзерге вакытта әлеге хокук бозулар буенча тикшерү материаллары карап тикшерү стадиясендә. Мондый төр хокук бозулар өчен закон буенча штраф салу һәм учреждениеләр эшчәнлеген туктатып тору санкцияләре каралган.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстан Башлыгының указы нигезендә Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгы хезмәткәрләре хакимият һәм хокук саклау органнары вәкилләре белен берлектә көн саен «Югары әзерлек» режимы таләпләре үтәлешен контрольдә тотачак.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: