Әле республика дәваханәләрендә ковидтан 880 кеше дәвалана, шуларның 584е — өлкәннәр. Аларның 35е авыр хәлдә. Республикада коронавирус белән авыручы 7,3 меңгә якын кеше амбулатор дәвалана. Шуларның 6,1 меңнән артыгы — 60 яшьтән өлкәнрәк пациентлар. Узган тәүлек эчендә 700гә якын кеше сәламәтләнгән.
Узган тәүлек эчендә Башкортстанда COVID-19дан үлүнең 36 очрагы теркәлгән. Пандемия башланганнан бирле республикада 2,7 меңгә якын кеше үлде, шул исәптән 60 яшьтән өлкәнрәкләр — 2 357 кеше.
Исегезгә төшерәбез: Башкортстанда коронавирус чикләүләре гамәлдә. Сәүдә үзәкләренә, кинотеатрларга, 50дән артык урынлы җәмәгать туклануы урыннарына бару, матурлык салоннары, сауна, фитнес-клублар, шәһәрара автобуслар һәм «Орлан» шәһәр яны поезды хезмәтләреннән файдалану вакциналану турында QR-код, кичерелгән авыру яки медотвод турында белешмә (аны ПЦР-тестның тискәре нәтиҗәсе белән бергә күрсәтергә кирәк) булганда гына мөмкин.
COVID-19 буенча эпидемиологик хәл начарлану сәбәпле, Русия Федерациясенең күпчелек субъектларында мәдәният, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренә, сәүдә үзәкләренә бару өчен QR-кодлар системасы кертелде. Нинди кодлар һәм нинди очракта таләп ителгәнне стопкоронавирус.рф порталында чикләүләр картасында күрергә була.
— Хәзер киңкүләм мәгълүмат чараларында гражданнарның QR-кодлар буенча чикләүләр турында мәгълүматка зур ихтыяҗ булуы күзәтелә. Губернаторлар кабул иткән чаралар аерым төбәкләрдә төрлечә булырга мөмкин. Теләсә кайсы кеше хакимият органнары тарафыннан нинди чикләүләр булуын, аларның нинди вакытка раслануын һәм аның шәһәрендә кайсылары кертелүен ачыклау өчен без максималь тулы мәгълүмат тупладык һәм аны стопкоронавирус.рф сайтына урнаштырдык, - ди «Диалог Регионы» җәмгыяте генеральный директорының беренче урынбасары Кирилл Истомин.