+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
2 ноябрь 2021, 18:15

Неврология буенча бирелгән лицензияләр арткан

2021 ел башыннан «неврология» профиле буенча бирелгән лицензияләрнең 43 процентка артуы билгеләнә. 2021 елда әлеге эшчәнлек төре буенча - 28 оешмага, ә 2020 елда 16 оешмага лицензия рәсмиләштерелгән.

Неврология буенча бирелгән лицензияләр арткан
Неврология буенча бирелгән лицензияләр арткан

- Агымдагы датага неврология буенча лицензияләрнең бердәм реестрында - 511 медицина оешмасы, аларның 28е реестрга 2021 елда кертелгән, - ди Сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү бүлеге җитәкчесе Эльвира Тәхаветдинова.
Ул билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта неврологларның яңа коронавирус инфекциясенә карата кызыксынуы арткан. Бу авыру вакытында үзәк һәм периферия нерв системасының еш зарарлануы белән бәйле. Русия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 1 июнендәге 852нче карары белән неврология медицина эшчәнлеген тәшкил итүче эшләр (хезмәтләр) исемлегенә кертелде. Бу эш төре амбулатор, стационар шартларда һәм көндезге стационар шартларда беренчел махсуслаштырылган медицина-санитар медицина ярдәме күрсәткәндә оештырыла һәм башкарыла.

Бу хакта тулырак: pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=53311

Фото: pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=53311

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: