Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 88 173кә җитте. Соңгы тәүлектә республикада тагын 673 кешедә инфекция ачыкланды.
Әле республика дәваханәләрендә 941 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 618 пациент 60 яшьне узган.
70 кешенең хәле авыр, 9 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
7 274 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 6 132 пациент - 60 яшьтән өлкән.
Тәүлек эчендә 583 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 77 237.
Кызганычка каршы, соңгы тәүлектә янә 27 якташыбызның гомере COVID-19дан өзелде. Барлыгы республикада ковид корбаннары 2 721гә җитте. Аларның 2 382се 60 яшьне узган булган.
Соңгы тәүлектә 199 кешегә пневмония диагнозы куелган. Шулай ук 199 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы республикага Covid-19дан 2 124 458 доза вакцина кайткан. Беренче компонент белән 1 697 608 кеше вакциналанган (вакциналанырга тиешлеләрнең 68,3 проценты).
1 358 090 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән (вакциналанырга тиешлеләрнең 54,7 проценты).
Тәүлек эчендә 21 817 кеше прививка ясаткан (беренче компонент белән - 12 904, икенче компонент белән - 8 913).
Фото: kommunarmelenki.ru