Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров видеоконференция режимында төбәк территориясендә коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча оператив штаб утырышын уздырды. Көн тәртибендә - санитар-эпидемиягә каршы чаралар режимын көчәйтү, COVID-19дан вакциналау темпларын арттыру.
Вице-премьер, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр иткәнчә, коронавирус инфекциясеннән прививка ясатканнар өлеше буенча республика ил төбәкләре арасында 13нче урында тора. Вакциналануның иң югары күрсәткечләренә - 90 проценттан артык нәтиҗәгә Бүздәк, Уфа, Чакмагыш, Чишмә һәм Әлшәй районнарында ирешелгән.
Республикада беренче компонент белән 1 697 608 кеше прививка ясаткан (халыкның 68,3 проценты). 1 358 090 кеше (54,7 процент) вакциналануны тулысынча төгәлләгән. Тәүлек эчендә 21 817 кеше прививка ясаткан. Максим Забелин билгеләп үткәнчә, эш көне булмаганга күрә, төбәктә вакциналану темплары бераз кимегән.
- Узган тәүлектә Башкортстанда 673 яңа авыру очрагын ачыкладык. COVID-19дан 27 кеше вафат булган. Стационарларда 941 кеше дәвалана, шуның 618е - 60 яшьтән өлкәнрәк. Шуларның 70е авыр хәлдә, үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратында - 9 кеше, - диде Максим Забелин. - Авыруның иң зур күрсәткечләре Бишбүләк, Бакалы, Туймазы, Фёдоровка һәм Зилаер районнарында теркәлә - нәкъ менә вакциналану шактый түбән булган урыннарда.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, узган атнада без йогышлы авырулар дәваханәләрендә койка фондын 1 000 берәмлеккә кыскарттык. Димәк, кабул ителгән чикләү чаралары үз нәтиҗәләрен бирә. Башкортстан Башлыгының контроль идарәсе сәүдә үзәкләрендә, кинотеатрларда, матурлык салоннарында, физкультура-сәламәтләндерү комплексларында, фитнес-клубларда, мәдәният учреждениеләрендә, шулай ук шәһәрара транспортта эпидемиягә каршы чаралар үтәлешен тикшерүне дәвам итә.
Кабат хокук бозулар республиканың кайбер шәһәрләрендә ачыкланды. Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров сәүдә үзәкләрендә тикшерүләрне көчәйтергә кушты.