-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
3 ноябрь 2021, 18:00

Брифингта мөһим сорауларга җаваплар бирелде

Кичә Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында төбәктә коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү мәсьәләләренә багышланган брифинг узды. Аны Башкортостан Республикасы Премьер-министры урынбасары, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин алып барды.  

Белгечләр күп сорауларга җавап бирде.
- Антибиотиклар һәм гормональ препаратлар кергән дәвалау беркетмәләре белән интернетта схемалар күп. Дәвалауның амбулатор этабында яшәүчеләр бу схемалардан актив файдалана. Бу препаратларны контрольсез кабул итүдән нинди проблемалар булырга мөмкин?
— Кызганычка каршы, антибиотикларны ирекле сатып алырга мөмкин һәм бу билгеле бер куркыныч тудыра. Интернетта язылганнарның барысы да чынбарлыкка туры килми, традицион медицинадан файдаланырга кирәк.
Дару препаратларын контрольсез кабул итү органнарга, бигрәк тә бавыр һәм бөерләргә йогынты ясый, бу җитди нәтиҗәләргә китерә. Таблеткалар кабул иткәнче, табиб белән киңәшләшергә кирәк, ул гына аларны сәламәтлек өчен хәвефсез дозаларда билгели алачак.
Яңа коронавирус инфекциясен дәвалаганда беренче төп адым — вирус йөкләнешен киметү, ул вируска каршы препаратлар куллану исәбенә ирешелә. Антибиотиклар вирус инфекциясенә бактериаль флора кушылган очракта билгеләнә.
- "Спутник лайт” белән генә ревакцинация ясарга буламы? Республикага "Спутник Лайт" кайчан килә?
- Вакытлы методик рекомендацияләр нигезендә, ревакцинацияне Русиядә теркәлгән 4 covid-19 вакцинасы белән ясарга мөмкин. Препаратны дәвалаучы табиб билгели.

Бу хакта тулырак: pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=53279

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: