-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
3 ноябрь 2021, 12:00

Чикләүләр турында каян белергә?

Башкортстанда вакциналанмаган гражданнар өчен ковид-чикләүләр дәвам итә.

Чикләүләр турында каян белергә?
Чикләүләр турында каян белергә?

Вакциналану сертификаты, QR-код яисә кичерелгән авыру турында белешмә (6 айдан да соңга калмыйча) матурлык, косметика, СПА һәм массаж салоннарына, солярий, мунча һәм сауналарга, физкультура-сәламәтләндерү комплексларына, фитнес-клубларга һәм бассейннарга, кафе һәм рестораннарга (утырту урыны 50дән артык булмаганда) кергәндә таләп ителә.
Башкортстанда эпидемиягә каршы барлык чикләүләр һәм эпидемиягә каршы чаралар турында стопкоронавирус.рф порталында белергә мөмкин. Хәзер интерактив картаны QR-кодлар турында мәгълүмат белән тулыландырдылар. Әлеге мәгълүматлар Республика белән идарә итү үзәге, Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм «Диалог» җәмгыяте тарафыннан актуальләштерелде һәм әзерләнде.

Фото: news.myseldon.com

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: