+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
3 ноябрь 2021, 11:55

Уфада яңа вакциналау пункты ачылды

Бүген Уфада Рубежная урамы, 174 адресы буенча урнашкан «МЕГА» сәүдә үзәгендә яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакциналау мобиль пункты эшли башлады.  

Уфада яңа вакциналау пункты ачылды
Уфада яңа вакциналау пункты ачылды

Бүген Уфада Рубежная урамы, 174 адресы буенча урнашкан «МЕГА» сәүдә үзәгендә яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакциналау мобиль пункты эшли башлады.

Вакциналау пунктының эш вакыты һәр көнне 14:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр (бәйрәм көннәрен дә кертеп).
Эш санитар законнар таләпләренә туры китереп оештырылган, шул исәптән табибның кабул итүен, прививкалар ясау, вакциналау үткәргәннән соң 30 минут эчендә вакциналанганнарны күзәтүне дә кертеп.
Вакциналау пунктында кирәкле җиһазлар урнаштырылган, медицина хезмәткәрләренә вакциналау турында мәгълүматларны Республика мәгълүмати аналитик системасына кертү өчен Интернет челтәренә тоташу мөмкинлеге тәэмин ителгән. Пункт шокка каршы терапия чаралары белән җиһазландырылган.
Иммунлаштыруны гамәлгә ашыручы медицина хезмәткәрләре белән COVID-19 вакцинасын куллану мәсьәләләре, вакциналау үткәрүне оештыру, вакциналау үткәрү техникасы, шулай ук ашыгыч һәм кичектергесез формада медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләре, "салкын чылбырны" үтәү кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелде.

Фото: angarsk38.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: