+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
4 ноябрь 2021, 15:25

Афәт бераз чигенгән

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 88 848гә җитте. Соңгы тәүлектә республикада тагын 675 кешедә инфекция ачыкланды.

Афәт бераз чигенгән
Афәт бераз чигенгән

Әле республика дәваханәләрендә 915 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 582 пациент 60 яшьне узган.

81 кешенең хәле авыр, 10 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган. 7 289 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 6 102 пациент - 60 яшьтән өлкән. Тәүлек эчендә 662 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 77 899.

Кызганычка каршы, соңгы тәүлектә янә 24 якташыбызның гомере COVID-19дан өзелде. Барлыгы республикада ковид корбаннары 2 745кә җитте. Аларның 2 404се 60 яшьне узган булган.

Соңгы тәүлектә 205 кешегә "пневмония" диагнозы куелган. Шулай ук 249 кеше пневмониядән савыккан.

Барлыгы республикага Covid-19дан 2 282 558 доза вакцина кайтарылган. Беренче компонент белән 1 712 492 кеше вакциналанган (вакциналанырга тиешлеләрнең 69 проценты).

1 371 425 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән (вакциналанырга тиешлеләрнең 55,2 проценты).

Тәүлек эчендә 28219 кеше прививка ясаткан (беренче компонент белән - 14 884, икенче компонент белән 13 335 кеше).

Фото: https://www.vedomosti.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: