-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
4 ноябрь 2021, 11:10

Коллектив иммунитет булдырганнар!

Кырмыскалы районының Илтуган авылында яшәүчеләр үзләренең фельдшерыннан уңды, дип ышанычлы әйтергә мөмкин.

Коллектив иммунитет булдырганнар!
Коллектив иммунитет булдырганнар!
Бу авылда ковидка каршы иммунлаштыру районда гына түгел, республика буенча да югары дәрәҗәдә үткәрелгән. Юкка гына авыл фельдшеры Гүзәл Хәсәнова республика буенча лидерлар исәбенә кермәгән бит.

Ә сүз вакциналаштыруга җәлеп итү юлы белән коронавирус инфекциясенә каршы коллектив иммунитет булдыру максатын күз уңында тотучы “Сәламәт авыл” республика проекты турында бара. Әлеге проектта җиңүчеләр исемлегенә 24 авыл кергән. Алардан тыш, оештыру комитеты халыкны сәламәтләндерү юнәлешендә актив эшчәнлек алып барган 25 медицина хезмәткәрен дә сайлап алган. Бу исемлектә Гүзәл Хәсәнова да бар.

Гүзәл Салават кызын Илтуганда барысы да хөрмәт итә, зур ышаныч белдерә һәм аның барлык киңәшләренә колак сала. Шуңа аның максатка юнәлешле эше нәтиҗәсендә бүген авылда коллектив иммунитетка ирешкәннәр, әлеге көндә анда ревакциналау башланган.

Фото: Кырмыскалы районы хакимияте.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: