+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
5 ноябрь 2021, 21:29

Октябрьскийда хәлләр ничек?

5 ноябрьдә Октябрьский шәһәрендә сәүдә үзәкләрендә коронавируска каршы чараларны үтәү буенча рейд узды.

Октябрьскийда хәлләр ничек?
Октябрьскийда хәлләр ничек?

Шәһәр хакимияте, "Роспотребнадзор", эчке эшләр бүлеге вәкилләре һәм Октябрьский шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Шмелёв контроль чараларында шәхсән катнашты. Биш сәүдә үзәге: «Планета», «Мечта», «Простор», «Универсал», «Рико», шулай ук «Монреаль» кибете, «Спортлига» фитнес-үзәге һәм Ленин проспектындагы мунча тикшерелде.

"Планета" һәм "Рико" сәүдә үзәкләренә керә торган җирдә контроль оештырылмаган, килүчеләр битлексез, вакциналау турында сертификатлар яки кичерелгән ковид инфекциясе турында белешмә күрсәтмичә уза, аларның температурасы да тикшерелми. Шулай ук хезмәткәрләрнең температурасын үлчәү журналлары тиешенчә рәсмиләштерелмәгән, контактлы өслекләрне дезинфекцияләү өчен махсус чаралар запасы өлешчә юк, хезмәткәрләр эш урыннарында перчаткасыз тора.

Тикшерү төркеме мәгълүматлары буенча, бу сәүдә үзәкләренә карата махсус протоколлар төзелгән. Алга таба тикшерү материаллары карарлар кабул итү өчен судка тапшырылачак. Өч сәүдә үзәге - "Планета", "Мечта" һәм "Простор" - ачыкланган хокук бозуларны бетерүгә кадәр эшчәнлекләрен вакытлыча туктатып тору турында ирекле карар кабул иткән.

Фото: Башинформ

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: