-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
5 ноябрь 2021, 21:05

Янә 37 якташыбызның гомере өзелде

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 89 521кә җитте.

Соңгы тәүлектә республикада тагын 673 кешедә инфекция ачыкланды.

Әле республика дәваханәләрендә 909 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 572 пациент 60 яшьне узган. 84 кешенең хәле авыр, 10 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган. 7 294 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 6 162 пациент - 60 яшьтән өлкән.
Тәүлек эчендә 637 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 78 536.

Кызганычка каршы, соңгы тәүлектә янә 37 якташыбызның гомере COVID-19дан өзелде. Барлыгы республикада ковид корбаннары 2 782гә җитте. Аларның 2 782се 60 яшьне узган булган.

Соңгы тәүлектә 151 кешегә пневмония диагнозы куелган. Шулай ук 199 кеше пневмониядән савыккан.

Барлыгы республикага Covid-19дан 2 282 667 доза вакцина кайткан. Беренче компонент белән 1 718 835 кеше вакциналанган (вакциналанырга тиешлеләрнең 69,2 проценты).

1 379 866 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән (вакциналанырга тиешлеләрнең 55,5 проценты).

Тәүлек эчендә 14 7817 кеше прививка ясаткан (беренче компонент белән - 12 904, икенче компонент белән - 8 913).

Фото: kommunarmelenki.ru

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: