+19 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
6 ноябрь 2021, 12:35

Авыр хәлдән чыгуның юлы бер – вакциналау

Октябрьский шәһәрендә коронавируска каршы көрәштә төрле чара-алымнар актив кулланыла.

Авыр хәлдән чыгуның юлы бер – вакциналау
Авыр хәлдән чыгуның юлы бер – вакциналау

Соңгы мәгълүматлар буенча шәһәрдә коронавирус таралу дәвам итә. Чирләүчеләр саны буенча Октябрьский республикада һаман да антилидерлар исәбендә – биредә һәр көнне кырыктан артык кеше коронавирус йоктыра. Прививка ясату буенча да хәл шәптән түгел, яман чиргә каршы вакцинаның беренче компоненты 40 меңнән артык кешегә ясалган. Бәйрәм чорында прививка ясатучылар саны артса да, 100 меңнән артык кеше яшәүче шәһәргә бу күп түгел.
Коронавирусны таратмау максатында тәртип бозучыларга каршы төрле чаралар киң җәелдерелгән. Атап әйткәндә, җәмәгать транспортында тикшерүләр үткәрелә. Алар, иң беренче чиратта, битлек кию режимын бозучыларга каршы юнәлтелгән. Шәһәр хакимияте хезмәткәрләре күзәтү органнары вәкилләре белән берлектә аңлату эшләре алып бара, автобусларны тикшерә. Автотранспортны даими дезинфекцияләүгә аеруча зур игътибар бирелә.
Автобуста, җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрмәүчеләргә карата административ протоколлар төзелә.

Фото Октябрьский шәһәре хакимияте сайтыннан.

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: