+5 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
6 ноябрь 2021, 15:25

Вакцина ясаттым да бүләк оттым!

Бакалыдан кулланучылар кооперациясе ветераны Екатерина Яхина, коронавирустан прививка гына коткара, ди

Вакцина ясаттым да бүләк оттым!
Вакцина ясаттым да бүләк оттым!



Кайбер кешеләрнең вакцина ясатырга ашыкмавының сәбәбе - вакцина үзенчәлекләре, иммунитет барлыкка килү процессы турында мәгълүмат аз булу. Хәзер төрле социаль челтәрләрдә тискәре хәбәрләр киң таралган. Кешеләр бу хәбәрләрне укый, бер-берсенә тарата. Ә менә вакцина турында уңай фикерләр аларны кызыксындырмый.

Әйтик, прививка ясатканнарның кайберләрендә тән температурасы бераз күтәрелә. Әмма бу - теләсә нинди башка прививка вакытында да күзәтелә торган хәл. Бу очракта табиб киңәше буенча температураны төшерә торган дарулар кулланырга кирәк, ди табиблар.

Екатерина Яхина - авыруны кичергән кеше. Менә ул нәрсә дип сөйли: "Кызганычка каршы, пандемия безнең гаиләгә дә тими калмады. Ел башында үзем авырып киттем. Башта гадәти томау, салкын тию дип уйлаган идем. Әмма анализ коронавирус йоктыруымны раслады. Ике атна авырдым, кан басымым төшмәде. Бер үк вакытта оныгым Яна, киленем Инна да чирләделәр. Инна – фельдшер булып эшли. Ул тиешле уколларны ясады.

Ниһаять, мәкерле авыру чигенде. Алты айдан соң прививка ясаттым. Ул чакта “Вакцина ясат та приз от!” дигән акция бара иде. Шуның нәтиҗәләре буенча миңа бәхет елмайды – Бакалы үзәк дәваханәсенең баш табибы И. Гәрәев миңа бүләк тапшырды. Ике улымның да, кызымның да гаиләләре вакцина ясаттылар. Бу чиргә каршы коллектив иммунитет булдырып кына каршы торырга мөмкин".

Автор фотосы.

 

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас: