-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
8 ноябрь 2021, 14:50

74 якташыбыз авыр хәлдә, 26 кеше вафат, 9 пациент аппаратта...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 91 518гә җитте. Тәүлек эчендә тагын 663 якташыбызда инфекция ачыкланды.  

74 якташыбыз авыр хәлдә, 26 кеше вафат, 9 пациент аппаратта...
74 якташыбыз авыр хәлдә, 26 кеше вафат, 9 пациент аппаратта...

Әле республика дәваханәләрендә 839 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 522 пациент 60 яшьне узган.
74 кешенең хәле авыр, 9 пациент үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган.

7 321 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 6 175 пациент 60 яшьтән өлкән. Бер тәүлектә 644 кеше инфекцияне җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 80 507.

Кызганычка каршы, тәүлек эчендә тагын 26 якташыбыз COVID-19 корбаны булды. Барлыгы республикада 2 851 кеше бу инфекциядән савыга алмады. Аларның 2 503е 60 яшьне узган булган.

Бер тәүлектә 174 кешегә "пневмония" диагнозы куелган, 214 кеше аннан савыккан.

Республикада Covid-19дан план буенча 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкән халыкның гомум саны - 3 105 835 кеше.) Башкортстанга Covid-19дан барлыгы 2 282 558 доза вакцина кайтарылган. 1нче компонент белән 1 736 786 кеше вакциналанган (вакциналанырга тиешлеләрнең 70 проценты). 1 405 195 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән (вакциналанырга тиешлеләрнең 56,6 проценты).

Бер тәүлектә 8 961 кеше прививка ясаткан (1нче компонент белән - 3 537, 2нче компонент белән - 5 424 кеше).
60 яшьтән өлкән халыкның гомум саны — 890 387. Алар арасында 1нче компонент белән - 434 856, 2нче компонент белән 352 955 кеше вакциналанган.

Фото: cityreporter.ru

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: