-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
8 ноябрь 2021, 15:50

Ковид-госпитальләрдә дәвалау чаралары җитәрлекме?

Республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә бүген Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин тармактагы мөһим мәсьәләләр хакында сөйләде.

Ковид-госпитальләрдә дәвалау чаралары җитәрлекме?
Ковид-госпитальләрдә дәвалау чаралары җитәрлекме?

Бүгенге көндә ковид-госпитальләрдә 6 019 койка җәелдерелгән, шуларның 4 996сы — кислород, 829 койка үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратлары белән тәэмин ителгән.

Бүген республика госпитальләрендә үпкәләргә ясалма вентиляция ясау өчен 829 аппарат, 39 КТ-аппарат, 3 ЭКМО аппараты, 737 карават мониторы, 1197 кислород концентраторы, 840 пульсоксиметр, 1294 шприц насосы бар.

Госпитальләрдә медицина кислородының тәүлеклек ихтыяҗы 74-77 тонна тәшкил итә. Моның өчен министрлык тарафыннан 1400дән артык өстәмә кислород ноктасы монтажланган, 4000нән артык тышкы һәм эчке магистральләр үткәрелгән, 242 кислород концентраторы, 13 кислород газификаторы, 340 кислород баллоны сатып алынган. Хәзерге вакытта 1345 берәмлектән торган кислород концентраторлары сатып алына.

Медицина персоналын шәхси саклану һәм дезинфекция чаралары белән даими тәэмин итү өчен, агымдагы эпидемиологик хәлгә ярашлы рәвештә, Сәламәтлек саклау министрлыгы көн саен продукцияне сатып алу, дезинфекция чаралары булу һәм аларны китерү буенча мониторинг үткәрә.

Бүгенге көндә дезинфекция чаралары запасы – бер айга, бактериягә каршы чаралар – ярты елга, дезинфекция чаралары 4 атнага җитәрлек күләмдә тәшкил итә.

Фото: 123ru.net

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: