Үз-үзегезне куркыныч астына куймагыз.
Коронавируслы авыруларның саны арта, дәваханәләрдә чирлеләр бик күп. Бу хәлләргә җавап итеп вакцина ясатмаучыларга чикләүләр арта. Әмма ковидның куркынычлыгын аңлаган кешеләр аны инде күптән ясатты, бу авыруны шунсыз җиңеп булмаганлыгын алар яхшы аңлый.
- Илдә чирләр, эпидемиялар булып торган. Аларны һәрвакыт вакцина ярдәмендә җиңгәннәр. Без бит бала тугач та аңа план буенча берничә төр вакцина ясатабыз. Нигә монысына халык каршы чыкты - аңлашылмый. Миңа калса, чир белән йөзгә-йөз очрашкан кеше аның ни кадәр мәкерле булуын һәм аны бары тик вакцина гына җиңәчәген аңлый. Мин үзем дә ярты ел элек чирләдем, бик авыр кичердем бу чирне, минем кашык тотар да хәлем юк иде, ике атна баш күтәрә алмый яттым. Аякка басар, кабат көннең яктылыгын күрә башлар өчен айлар таләп ителде. Хәзер инде антитәнчекләрем дә бар, әмма барыбер вакцина ясаттым. Беркем дә мәҗбүр итмәде, кемдер кушкан, таләп иткән өчен дә түгел, мин үзем шундый карар кабул иттем. Вакцинам булса, чирне җиңелрәк кичергән булыр идем дип уйлыйм. Прививка ясатучылар күп булган саен чирләүчеләр кимер иде.
Иртәме-соңмы, барысы да вакцина ясатачак, чөнки чир чигенергә уйламый. Ни кызганыч, әлегә чирнең таралуына без үзебез юл куябыз.
Ирина ХУҖИНА.
Нефтекама шәһәре.
Фото: pixabay.com