Русиянең Санлы үсеш, бәйләнеш һәм киңкүләм коммуникацияләр һәм Сәламәтлек саклау министрлыклары хәбәр итүенчә, covidтан вакциналанганнан соң “Дәүләт хезмәтләре” порталында русиялеләр ала торган QR-кодлар билгеләнгән вакыт дәвамында гамәлдә булачак.
“Дәүләт хезмәтләре” порталыннан файдаланучыларның кайберләре бүген иртән QR-кодларның гамәлдә булу вакыты 12дән 6 айга кадәр үзгәрүен күреп калган. Бу "Дәүләт хезмәтләре" порталында үткәрелгән техник эшләр белән бәйле икән. Хәзер портал штат режимында эшли, QR-кодлар яңадан тергезелә.
Фото: iz.ru