+14 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
8 ноябрь 2021, 13:55

Вакциналану турында сертификатның яңа формасы расланды

Русиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирустан вакциналану турында сертификатның яңа формасын раслады. Тиешле боерык хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.  

Вакциналану турында сертификатның яңа формасы расланды
Вакциналану турында сертификатның яңа формасы расланды

«Яңа коронавирус инфекциясенә (COVID-19) каршы профилактик прививкалар, яки вакциналануга каршылыклар һәм (яки) яңа коронавирус инфекциясе китереп чыгарган авыруны кичерү турында сертификат" медицина документациясе формасын расларга, — диелә документта.

Боерык бүгеннән үз көченә керә. Әлеге датага кадәр алынган сертификатлар дәүләт хезмәтләре порталында автомат рәвештә 2022 елның 1 мартына кадәр яңадан рәсмиләштереләчәк.

Документтан күренгәнчә, сертификатта гражданның вакциналануы турында төп мәгълүмат, шул исәптән аның фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган көне, яшәү урыны адресы һәм документның формалаштырылу датасы булачак. Анда QR-код өчен дә урын каралган. Кайда һәм нәрсә белән прививка ясатканлык та күрсәтеләчәк. Сертификатка ревакциналану, медицина каршылыклары булу һәм элек кичерелгән авыру турында мәгълүмат та кертеләчәк.

Документ электрон рәвештә урыс һәм инглиз телләрендә вакциналау узганнан соң өч календарь көннән дә соңга калмыйча формалаштырыла. Теләгән гражданнар сертификатны кәгазь вариантта да ала алачак.

Элегрәк Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында коронавируска каршы вакцина ясату турында ялган сертификат куллануның ни белән янавы турында сөйләделәр. Министр урынбасары Ирина Кононова сүзләренә караганда, рәсми документ буларак ялган сертификат алган, саклаган, ташыган өчен бер елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы яный. Кеше, ялган документны куллану-кулланмавына карамастан, җинаять җаваплылыгына тарттырыла.

Фото: prosobak.com

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: