+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
9 ноябрь 2021, 18:15

Чигенергә уйлыйсыңмы, ковид?..

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 92 188гә җитте. Тәүлек эчендә янә 670 кешедә инфекция ачыкланды.

Чигенергә уйлыйсыңмы, ковид?..
Чигенергә уйлыйсыңмы, ковид?..

Әле республика дәваханәләрендә 828 кеше дәвалана, алар арасында 521 пациент 60 яшьтән өлкән.
89 кешенең хәле авыр, 8 пациент үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
7 320 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 6 122 пациент 60 яшьне үткән.
Бер тәүлектә 659 кеше савыккан, барлыгы савыгучылар саны — 81 166.
Тәүлек эчендә тагын 23 якташыбызның COVID-19 корбаны булуы билгеле булды. Республикада инфекциядән барлыгы 2 874 кеше вафат булды, аларның 2 526сы 60 яшьне узган булган.
187 кешегә пневмония диагнозы куелган, 259 кеше пневмониядән савыккан.
План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкән яшьтәге халыкның гомум саны — 3 105 835 кеше).
Башкортстанга Covid-19дан 2 282 558 доза вакцина кайткан.
Беренче компонент белән 1 749 110 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 70,4 проценты). 1 423 818 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 57,3 проценты).
Бер тәүлектә 30 947 кеше прививка ясаткан (беренче компонент белән - 12 324, икенче компонент белән - 18 623).
Республикада 60 яшьне узган кешеләр саны - 890 387.
Аларның 438 312е беренче компонент белән вакциналанган, икенче компонентны да 356 932 кеше алган.

Фото: readovka67.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: