-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
9 ноябрь 2021, 14:00

Котылу юлы бер - вакциналану

“Вакцина - авыру йоктырудан яки катлауланган агымыннан котылуның бердәнбер ышанычлы ысулы”, - ди Авыргазы районының Балыклыкүл авылы фельдшеры Зәлия Идрисова.

Котылу юлы бер - вакциналану
Котылу юлы бер - вакциналану
Авыргазы районында коронавирус инфекциясенә каршы вакциналау дәвам итә. Балыклыкүл авылындагы фельдшер-акушерлык пункты мөдире Зәлия Идрисова һәм авыл хакимияте башлыгы Любовь Александрова авыл биләмәсендә яшәүчеләр арасында вакциналануның файдасы турында аңлату эшләре алып бара. Шунысы куанычлы, кешеләр дә хәзер интернет челтәрендәге имеш-мимешләргә түгел, табибларның сүзләренә зур ышаныч белдерә. Әлеге көнгә бу ФАПка караган якын-тирә авылларда яшәүчеләрнең 75 проценты коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан да инде. Алдагы көннәргә язылып куючылар да бихисап.
- Коронавирус инфекциясенә каршы вакциналау авыру таралуга юл куймаячак һәм гадәти тормышыбызга тизрәк әйләнеп кайтырга булышлык итәчәк, - ди медицина өлкәсендә ике дистә елга якын тәҗрибәсе булган Зәлия Флюр кызы.

Фото: Балыклыкүл авыл биләмәсе хакимияте.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: