+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
9 ноябрь 2021, 11:50

Сертификатсыз гипермаркетларга да кереп булмаячак

Башкортстанда 10 ноябрьдән башлап 1000 квадрат метр мәйданлы гипермаркетларга һәм башка сәүдә биналарына COVID-19га каршы вакциналану турында сертификат, алты ай эчендә коронавирус кичерү турында белешмә яки ПЦР-тестның тискәре нәтиҗәсе белән бергә прививкага каршы медицина күрсәтмәләре булу турында белешмә булганда гына керергә мөмкин булачак. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республика белән идарә итү үзәгендә үткәргән төбәк территориясендә коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча оператив штаб утырышында шундый карар кабул ителде.

Республика шәһәрләре башлыклары гипермаркетларга вакциналанмаган халык өчен чикләү чараларын тарату башлангычы белән чыкты. Алар мондый сәүдә биналары аша көн саен меңләгән кеше уза, дип билгеләп үтте. Шул ук вакытта, сәүдә үзәкләрендәге кебек, тиешле документлар булу турында таләпләр сатып алучыларга кагылмый.
Радий Хәбиров бу тәкъдимне хуплады һәм коронавирус таралу хәвефе белән бәйле югары әзерлек режимы турындагы указга тиешле үзгәрешләр кертергә кушты.
Оперштаб утырышында шулай ук республиканың алдынгы компанияләре хезмәткәрләрен вакциналау барышы турында фикер алыштылар. Башкортстанның икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрының беренче урынбасары Рөстәм Моратов хәбәр иткәнчә, күзәтү периметрында төбәкнең 448 система барлыкка китерүче предприятиесе бар, анда хезмәткәрләрнең 80 проценттан артыгы вакциналанмаган. Тармаклар буенча лидерлар — сәнәгать һәм агросәнәгать комплексы. Артта калучылар арасында — транспорт, юл хуҗалыгы һәм төзелеш секторы оешмалары.
Вакциналауның түбән темпларын күрсәтүче кайбер предприятие җитәкчеләре прививка кампаниясе барышында очрый торган авырлыклар турында сөйләде һәм оперштаб әгъзаларыннан киңәшләр алды.
— Вакциналау — коллектив иммунитетка ирешүнең бердәнбер ысулы, — диде Радий Хәбиров.
Билгеле булуынча, “Роспотребнадзор” карары нигезендә, 18 декабрьдән соң эш бирүчеләр, медотвод булмаган очракта, хезмәт хакын сакламыйча, прививка ясатмаган хезмәткәрләрне эшкә кертмәү хокукы алачак.
Башкортстан вице-премьеры, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр иткәнчә, төбәк илебез вакциналарының 2 282 558 дозасын алган. 8 ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, беренче компонент белән 1 736 786 кеше прививка ясаткан. 1 405 195 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән. Бу — халыкны тиешле вакциналауның 70 һәм 56,6 проценты дигән сүз.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров санитар-эпидемиологик нормаларның һәм вакциналанмаган халык өчен чикләү чараларының үтәлешен контрольдә тотуны көчәйтергә кушты.
Төбәк җитәкчесе күп кенә уфалыларның вакциналауның өстәмә пунктларын оештыру үтенече белән мөрәҗәгать итүен, анда язылу буенча килергә һәм шунда ук прививка ясарга мөмкинлек булуын сораганны билгеләде. Радий Хәбиров республика Сәламәтлек саклау министрлыгына һәм шәһәр хакимиятләренә әлеге мәсьәләне эшләп бетерергә кушты.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: