+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
10 ноябрь 2021, 16:05

Барлык көч коронавирусны җиңүгә юнәлтелгән

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Россия 24” телеканалына республикада яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы нинди чаралар күрелүе турында интервью биргән. Аның чыгышындагы төп фикерләрне тәкъдим итәбез.  

Барлык көч коронавирусны җиңүгә юнәлтелгән
Барлык көч коронавирусны җиңүгә юнәлтелгән

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Россия 24” телеканалына республикада яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы нинди чаралар күрелүе турында интервью биргән. Аның чыгышындагы төп фикерләрне тәкъдим итәбез.

“Без хәзер башкара торган төп гамәлләр — бу, әлбәттә, вакциналау. Моның өчен бөтен көч җәлеп ителгән.
Без кешеләр вакциналанырга кирәклеген аңласын өчен берничә чара күрдек. Аларның төп логикасы - күпчелек учреждениеләргә прививка турында сертификатсыз кереп булмый. Бу — барлык чикләү эшләренең асылы. Бу мәдәният, спорт, җәмәгать туклануы һәм тормыш эшчәнлегенең башка өлкәләренә кагыла.

Соңгы чикләүләр бүген үк үз көченә керде. Хәзер анда QR-кодлы вакциналану турында сертификат, соңгы алты ай эчендә коронавирус кичерү турында белешмә (ПЦР-тестның тискәре нәтиҗәсе белән бергә), прививкага каршы күрсәткечләр булу турында белешмә булганда гына керергә мөмкин.

27 октябрьдән без тискәре ПЦР-тест турындагы белешмәләрнең безнең өчен алай ук актуаль булмавын таныдык. Төп бурыч — вакциналау.

Сүз уңаенда, бу сизелерлек нәтиҗәләр бирә. Чикләнгән чаралар кертелгәннән бирле вакциналау темплары артты. Әгәр элек беренче компонент белән көнгә нибары 2 мең кеше прививка ясатса, хәзер – тәүлегенә 20 меңгә кадәр.
Эшләми торган көннәр дә бик файдалы булды. Миңа калса, без эпидемиологик йогыш чылбырларын өзә, җимерә алдык. Нәрсә күрәбез? Беренчедән — авырулар санының кимүе. Икенчедән — коронавирустан үлүчеләр саны кимү. Ә иң мөһиме — сәламәтлек саклау системасына йөкләнеш кимеде.

Гомумән, көз коронавирус буенча республика өчен пандемия чорындагы иң авыр вакыт булды. Әйтик, бу чорда коронавируслы пациентларны дәвалау өчен койкалар саны 8,5 меңгә җитте. Хәзер 6 мең ятак калган. Ягъни без авырулар санын 2,5 мең кешегә киметтек.

Барлык процесслар белән диярлек без оператив штаб кысаларында идарә итәбез. Республиканың сәламәтлек саклау системасы коронавирус белән көрәшү планында шактый энергияле эшли. Бу вакыт эчендә без нәрсәгә өйрәндек? Әгәр авырулар саны артуга таба бара икән, без шунда ук койкалар санын тиешле дәрәҗәгә җиткерәбез. Әгәр аска таба бара икән — киметәбез.

Барлык йогышлы авыру койкалары кислород белән тәэмин ителгән. Бездә кирәкле җиһазлар, кислород җитәрлек.
Авыручылар тенденциясен койкалар буш тормасын өчен игътибар белән күзәтәбез. Аларны башка авыруларны дәвалау өчен кулланырга мөмкин бит. Чөнки кешеләр COVID-19 белән генә авырмый. Башка авырулар да күп. Шуңа күрә безнең бурыч – коронавируска каршы көрәшкә зур көч һәм акча сарыф ителүгә карамастан, без башка авыруларны да дәваларга тиеш әле.

Белешмә:
10 ноябрьгә республикада коронавирус белән авыручыларның гомум саны 92 864 кеше тәшкил итә. Тәүлек эчендә COVID-19 белән зарарлануның яңа 676 очрагы расланган. Барлыгы 81 837 кеше сәламәтләнгән, шуларның 671е – узган тәүлектә.

Башкортстанда коронавируска каршы киңкүләм вакциналау үткәрелә. Төбәк илебез вакциналарының 2 282 558 дозасын алган. 10 ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, 1 762 728 кеше беренче компонент белән прививка ясаткан, 1 444 250 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән. Бу - халыкның, шул тәртиптә, 71 һәм 58,1 проценты дигән сүз.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: