+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
10 ноябрь 2021, 20:45

Башкортстанда сертификатсыз кайларга кертмиләр?

Башкортстанда коронавируска каршы яңа чикләүләр кертелде. Аларның барысы турында да әлеге текстта укый аласыз.

Башкортстанда сертификатсыз кайларга кертмиләр?
Башкортстанда сертификатсыз кайларга кертмиләр?
Чикләүсез йөрү өчен сезгә:
- COVID-19га каршы вакциналау узу турында сертификат яисә куар-код;
- соңгы алты айда коронавирус белән авырганлык турында белешмә;
- прививкага каршы медицина күрсәтмәләре булу турында белешмә (аны лаборатория үзәгенең тискәре ПЦР-тест нәтиҗәсе турындагы белешмә белән бергә тапшырырга, белешмә 3 көн генә гамәлдә булачак) кирәк.

Бу документларсыз кайларга кереп булмаячак?

1) 2021 елның 10 ноябреннән сәүдә залы мәйданы 1000 квадрат метрдан артык булган кибетләргә һәм башка стационар сәүдә объектларына бу 3 белешмәнең берсе булмаса керү тыела. Шул ук вакытта, тиешле сертификатлардан яисә белешмәләрдән тыш, халык паспорт яки шәхесне раслаучы башка документ та күрсәтергә тиеш.

2) 50дән артык утырту урыны булган җәмәгать туклануы оешмаларында да әлеге белешмәләрне күрсәтергә кирәк булачак.

3) Матурлык салоннары, косметика, СПА һәм массаж салоннарында, солярий, мунча, сауна, физкультура-сәламәтләндерү комплексларында, фитнес-клубларда, бассейннарда да әлеге белешмәләр тикшерелә. Бу чикләүләр инде 18 октябрьдән гамәлдә.

4) 1 декабрьдән шундый ук документларны шифаханә-курорт оешмаларына, профилакторийларга, пансионатларга һәм ял йортларына урнашканда тапшырырга кирәк булачак.

5) Шулай ук вакциналану турындагы белешмәләрсез шәһәрара автобуслар һәм «Орлан» шәһәр яны поезды хезмәтләреннән файдалану да мөмкин түгел.

6) Җәмәгать транспортында йөрү өчен дә вакциналану турында сертификатлар һәм QR-кодлар булуны тикшерү турындагы мәсьәлә күтәрелгән иде, әмма әле моңа төгәл җавап бирелмәде.

Прививка ясатмыйча башка илдән Башкортстанга килүчеләр үзизоляция режимын сакларга тиеш. 30дан артык кеше җыелган эшлекле, мәдәни, күңел ачу һәм спорт чараларын күчерергә киңәш ителә. Уфада концертларның барысы да язга күчерелгән.

Бу гамәлләр барысы да коронавирус таралуга юл куймау өчен булдырылган.
Сакланып йөрик, сәламәт булыйк, дуслар!
 
Фото: pixabay.com-

 

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: