+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
10 ноябрь 2021, 17:50

Күмертауда сәүдә үзәкләре ябылырмы?

Күмертау сәүдә үзәкләре вируска каршы чараларны бозган өчен ябылу куркынычы астында, дип белдерде “Роспотребнадзор”ның Башкортстан идарәсенең территориаль бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Фәнис Кәримов.  

Күмертауда сәүдә үзәкләре ябылырмы?
Күмертауда сәүдә үзәкләре ябылырмы?

Күмертау сәүдә үзәкләре вируска каршы чараларны бозган өчен ябылу куркынычы астында, дип белдерде “Роспотребнадзор”ның Башкортстан идарәсенең территориаль бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Фәнис Кәримов.

Хәзер республиканың бу шәһәрендә кибетләрне, сәүдә һәм сервис үзәкләрен актив тикшерәләр. Октябрь башыннан алып үткәрелгән рейдларның нәтиҗәсе 30га якын административ материал төзү булган.

"Кичә кибетләрдә ковидка каршы чараларны үтәү буенча кабат рейдлар узды. Тикшерүчеләр ике объектта — «Инвест» җәмгыятендә һәм «Күмертау» сәүдә үзәгендә хокук бозуларны ачыклады. Беренче очракта килүчеләрнең температурасын һәм керү өчен кирәкле медицина документларының берсе булуын тикшермәделәр. Оештыруга “Роспотребнадзор” тарафыннан беркетмә төзелде. Җаваплы кешеләр штрафка тарттырылырга мөмкин, ә объект - вакытлыча ябылырга. Бу хакта суд якындагы биш көндә карар кабул итәчәк, - дип хәбәр итте Фәнис Кәримов. — «Кумертау» сәүдә үзәгендә термометрия оештырылган иде, тик контроль сәүдә үзәгендә генә урнаштырылган. Шул ук вакытта тикшерүчеләр белешмә бирмичә генә эчкә үтә алды. Моның өчен “Роспотребнадзор” күрсәтмәсе бирелде. Җитәкчелек җитешсезлекләрне кыска вакыт эчендә бетерергә тиеш».

Рейдларның төп бурычы — коронавирус таралуга юл куймау. Тиешле чикләү чараларын үтәмәгән очракта гаеплеләр җәзага тарттырылачак, дип ассызыкладылар “Роспотребнадзор” идарәсендә.

Бу хакта тулырак: www.bashinform.ru/news/social/2021-11-10/v-kumertau-prodolzhayut-vyyavlyat-antikovidnye-narusheniya-v-torgovyh-tsentrah-2577619

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: