-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
10 ноябрь 2021, 19:26

Пневмония белән авырмыйм, дисәң...

Үпкәләр ялкынсынуы белән авыручылар саны соңгы ике елда 150 процентка арткан. Бу - бик тиз йога торган чир. Шуңа күрә дә сәламәтлегегезне саклау буенча берничә киңәш тәкъдим итәбез.

Пневмония белән авырмыйм, дисәң...
Пневмония белән авырмыйм, дисәң...

- Кеше күпләп җыелган урыннарга бармаска, тыштан кергәч тә кулларны яхшылап юарга, битлек белән перчатка турында да онытмыйбыз;
- рационны аксым күп булган ризыклар белән баетырга, ул иттә, балыкта, йомыркада һәм сөт ризыкларында бар;
- майлы, кыздырылган, артык тозлы-борычлы ризыклар ашамаска;
- күбрәк яшелчә-җимеш ашарга;
- витаминнар эчәргә, бигрәк тә А, В, С витаминнарына өстенлек бирергә кирәк, аеруча А витамины үпкәләр тукымасын тергезергә ярдәм итә;
- тузан – үпкәләрнең дошманы. Даими рәвештә өйдә дымлы җыештыру үткәреп торырга. Бүлмәне җилләтергә дә онытмагыз;
- саф һавада йөрергә. Дымлы саф һава үпкә һәм бронхларда калган какрыкны чыгара, организмга яхшы йогынты ясый;
- тәмәке тартмаска, ул үпкәнең инфекцияләргә каршы тотрыклылыгын киметә.

Сәламәт булыгыз!

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: