+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
10 ноябрь 2021, 15:30

“Вакцинаның ярдәмен гаиләбез белән тойдык”

Үз мисалыннан чыгып, Әлшәй районы Хатын-кызлар советы рәисе Светлана Шәрипова халыкны прививка ясатырга өнди.

“Вакцинаның ярдәмен гаиләбез белән тойдык”
“Вакцинаның ярдәмен гаиләбез белән тойдык”

Светлана Шамил кызы яше буенча 65+ төркеменә керә. Шуңа бәйле, вакцина ясатуга мөнәсәбәте дә уңай.

- Җәмәгать эшчәнлегем буенча миңа еш кына халык арасында булырга туры килә, - ди ул. - Шуңа да 60 яшь үрен үткәннәргә кичекмәстән коронавируска каршы прививка ясатырга киңәш итәр идем. Безнең яшьтә чирләр күп җыела, алар арасында сәламәтлеккә янаучылары да байтак. Мондый хәлдә озак уйлап торырга ярамый, югыйсә, үкенергә калмагае.

Безнең гаиләдә коронавирустан авыручылар булды, әмма нәкъ менә вакциналану бәланең зуррагыннан йолып калды да инде. Мин аралашкан кешеләр арасында 80 яшьне узганнар да вакцина ясатты һәм шуның аркасында алар исән калды. Ни өчен дигәндә, чирне җиңел үткәрделәр.

Светлана Шамил кызы әйтүенчә, вакцина ясату гына кешегә сәламәт тормышка өмет һәм ышаныч бирә. Әйткәндәй, аның 92 яшьлек әнисе дә коронавирус белән чирләгән. Әмма вакцина ярдәме белән чирне җиңел үткәреп, исән-имин калган.

Светлана Жуковская.

Фото: “Әлшәй хәбәрләре” гәзите сайтыннан.

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: