-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
10 ноябрь 2021, 17:55

Янә 35 якташыбыз ковид корбаны булды...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 92 864кә җитте. Тәүлек эчендә инфекция янә 676 якташыбызда ачыкланды.  

Янә 35 якташыбыз ковид корбаны булды...
Янә 35 якташыбыз ковид корбаны булды...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 92 864кә җитте. Тәүлек эчендә инфекция янә 676 якташыбызда ачыкланды.

Әле республика дәваханәләрендә 899 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 563 пациент 60 яшьне узган. Аларның 107се авыр хәлдә, 4 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.

7 219 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 6 012 пациент 60 яшьтән өлкән. Бер тәүлектә 671 кеше савыккан. Барлыгы пандемия башыннан 81 837 якташыбыз ковидны җиңгән.

Янә 35 якташыбыз COVID-19 корбаны булды. Барлыгы республикада бу инфекция 2 909 кешенең гомерен алып китте. Аларның 2 559ы 60 яшьне узган булган.

План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкән халыкның гомум саны - 3 105 835). Барлыгы Башкортстанга Covid-19дан 2 282 558 доза вакцина кайтарылган. 1нче компонент белән 1 762 728 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 71проценты). 1 444 250 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 58,1 проценты).

Тәүлек эчендә 34 050 кеше прививка ясаткан (1нче компонент белән - 13 618, ә 2нче компонент белән - 20 432 кеше).

Республикада 60 яшьтән өлкәннәрнең гомум саны - 890 387. Аларның 442 163е 1нче компонент белән вакциналанган, 2нче компонентны 361 757 кеше алган.

Фото: yandex.ru

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: