+23 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
11 ноябрь 2021, 16:00

Ковид яңа рекордлар куя

Башкортстанда соңгы тәүлектә 680 кешедә коронавирус инфекциясе ачыкланган. Пандемия башыннан алып бу — бер тәүлектә инфекция йоктыручыларның абсолют рекорды.

Ковид яңа рекордлар куя
Ковид яңа рекордлар куя

Башкортстанда соңгы тәүлектә 680 кешедә коронавирус инфекциясе ачыкланган. Пандемия башыннан алып бу — бер тәүлектә инфекция йоктыручыларның абсолют рекорды.

Барлыгы төбәктә инфекция расланган кешеләр саны 93 544кә җитте. Савыгучылар саны — 82 502. Аларның 680е үткән тәүлектә савыккан.
Тәүлек эчендә тагын 32 якташыбызның инфекцияне җиңә алмыйча дөньядан китүе билгеле булды. Барлыгы республикада ковид корбаннары 2941гә җитте.
Коронавируска каршы вакцинаның беренче компоненты белән 1 775 836 кеше вакциналанган, 1 463 404 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән.
Әле республика дәваханәләрендә 847 кеше ковидтан дәвалана, алар арасында 525 пациент 60 яшьне узган. 100 кешенең хәле авыр, 10 пациент үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
7 254 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 5 998 пациент 60 яшьтән өлкән.
202 кешегә пневмония диагнозы куелган. 186 кеше пневмониядән савыккан.
План буенча Башкортстанда Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкән халык исәбе - 3 105 835).
Барлыгы республикага Covid-19дан 2 282 558 доза вакцина кайткан.
Беренче компонент белән 1 775 836 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 71,5 проценты).
1 463 404 кеше вакциналауны төгәлләгән (58,9 проценты)
Бер тәүлектә 35 292 кеше прививка ясаткан (беренче компонент белән - 16 138, икенче компонент белән - 19 154).

Фото: 360tv.ru

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: