+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
11 ноябрь 2021, 20:15

Радий Хәбиров өлкәннәр өчен вакциналау пунктлары ачарга тәкъдим итте

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров муниципалитетларга өлкәннәр өчен махсуслаштырылган вакциналау пунктлары ачарга тәкъдим итте. Шулай итеп, республика җитәкчесе «Бердәм Русия» партиясенең «Өлкәннәр турында хәстәрлек белән» проектын гамәлгә ашыручы төбәк бүлеге башлангычын хуплады.  

Проект кысаларында мондый махсуслаштырылган пунктлар инде 17 муниципалитетта ачылган. Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары, «Бердәм Русия»нең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров хәбәр иткәнчә, бу үзәкләрдә өлкән яшьтәге кешеләрне вакциналау өчен уңайлы шартлар тудырылган, бүләк җыелмалары бирүне оештырганнар, призлар уйнаталар. Мондый алым 65 яшьтән өлкәнрәкләр арасында вакциналау процентын шактый арттырырга мөмкинлек биргән. Өч атна эчендә бу яшь категориясендәге 66 мең кеше прививка ясаткан, ә алар арасында вакциналау күләме 32дән 44 процентка кадәр арткан.
«Безнең хәстәрлек» үзәге волонтерлары мөмкинлекләре чикле өлкән яшьтәге кешеләргә вакциналау пунктларына трансфер белән ярдәм итә, аларга QR-кодлар алалар, пенсионерларга азык-төлек һәм даруларны колл-үзәккә килгән гаризалар буенча китерәләр. Өч атна эчендә бушлай шалтыратырга мөмкин булган 8-800-289-03 номерына шундый 10 меңгә якын гариза кергән.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: