Бүген Стәрлетамакта 65 яшьтән өлкән кешеләр өчен өч вакциналау пункты ачылды. Алар түбәндәге адреслар буенча урнашкан:
- поликлиника стационарының 2нче корпусы (Голиков урамы, 28), кабул итү бүлеге ягыннан көн саен 12: 00дән 16: 00гә кадәр эшли. ;
- 2нче шәһәр дәваханәсенең гамәлдәге прививка пункты базасында (Салават Юлаев урамы, 2) (сәламәтлек торышы буенча килә алмый торган гражданнар китерелә), дүшәмбедән җомгага кадәр, 11:00дән 13:00гә кадәр эшли.;
- «Каенкай» шифаханә-профилакторие (Революцион урамы, 4а), 65 яшьтән өлкән гражданнар өчен аерым кабинет, дүшәмбедән җомгага кадәр, 12:00дән 16:00гә кадәр эшли.
- Өлкән яшьтәге кешеләр яңа коронавирус инфекциясен һәрвакыт авыр кичерәләр, шуңа күрә аларга вакциналану кирәк. Шул ук вакытта алар вакциналауга килмиләр, чөнки гомум чиратта чир йоктырырга куркалар. Өлкән буын өчен махсус ачылган прививка кабинетларында алар прививканы тулы хәвефсезлектә ясый алалар, ә Салават Юлаев урамы, 2 адресы буенча урнашкан пунктта шулай ук табиб-гериатрдан консультация һәм вакциналануга рөхсәт алырга мөмкин, - ди 2нче шәһәр дәваханәсе баш табибы Эльвира Гыйльванова.
Шулай ук шәһәрнең башка дәваханәләрендә дә вакциналанырга мөмкин.
Фото: pravo-invalida.ru