+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
12 ноябрь 2021, 12:35

Кызлар, тикшеренеп торыгыз!

Яман шештән хатын-кызлар күбрәк интегә.

Кызлар, тикшеренеп торыгыз!
Кызлар, тикшеренеп торыгыз!

Республика клиник онкология диспансеры мәгълүматларын өйрәнгәннән соң, төбәк "Роспотребнадзор"ында республика халкында очрый торган яман шешнең иң киң таралган төрләрен атадылар. Беренче урында сөт бизе яман шеше (үткән елда 100 мең кешегә 12,5 процент һәм 31,3 очрак), икенче урында - трахея, үпкә һәм бронхларның яман шешләре (9,7 процент), өченче урында - тиредәге яман шеш (8,6 процент). Иң киң таралган онкоавырулар бишлеген - туры эчәк яман шеше (6,7 процент), шулай ук ашказаны рагы (6,5 процент) йомгаклый.

Шулай ук "Роспотребнадзор"да билгеләүләренчә, тулаем республика буенча соңгы биш ел эчендә яман шешнең яңа очраклары кимегән, әмма үлем очраклары 3,5 процентка арткан. Узган елда республикада 6188 кеше онкоавырулардан вафат булган.

Фото: blog.pregistry.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: