-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
12 ноябрь 2021, 21:35

Вакциналанучылар исемлеге арта

Кичә Башкортстан Республикасы буенча "Роспотребнадзор" идарәсе кайбер өстәмә тармаклар өчен мәҗбүри вакциналануны кертү турында игълан итте. Әлеге яңалык нинди максат белән кертелгән? Сорауларга Башкортстан буенча "Роспотребнадзор" идарәсе җитәкчесе вазыйфасын вакытлыча башкаручы Галина Пермина җавап бирде.

Вакциналанучылар исемлеге арта
Вакциналанучылар исемлеге арта


- Галина Яковлевна, нәрсә белән бәйле рәвештә мәҗбүри вакциналануның тармаклар исемлеген киңәйтү турында карар кабул ителде?
- Республика территориясендә гражданнарның аерым контингентын вакциналау турында Башкортстан Республикасы буенча баш дәүләт санитария врачы карарына үзгәрешләр кертелде. Биш атна дәвамында эшкә яраклы кешеләрнең — 30 яшьтән алып 65 яшькә кадәр кешеләрнең тотрыклы рәвештә авыруы күзәтелә. Сәнәгать предприятиеләрендә һәм оешмаларында авырулар (берничә кеше) очраклары теркәлә.
Күрсәтелгән вакытта яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны 18дән 29 яшькә кадәр - 10,5 процентка, 30дан 49 яшькә кадәр - 18,8 процентка, 50-64 яшьлекләр арасында 19,1 процентка арткан.

- Үзгәрешләр нинди тармакларга кагылачак?
- Үзгәрешләр сәнәгать тармаклары, энергетика, төзелеш, агросәнәгать комплексы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренә кагылачак.

- Предприятиеләр хезмәткәрләрне нинди срокларда вакциналаштырырга тиеш?
- Карар нигезендә, икенче вакциналау агымдагы елның 30 декабрендә төгәлләнергә тиеш.

- "Роспотребнадзор" үз карары үтәлешен ничек контрольдә тотачак, штрафлар, санкцияләр каралганмы?
- Юридик берәмлекләр, шәхси эшкуарлар, вазыйфалы кешеләргә карарны үтәмәгән өчен административ җаваплылык каралган — бүгенге көндә бу Административ хокук бозулар турында кодексның 6.3 статьясындагы 2нче өлеше. Штраф санкцияләре шактый җитди: вазыйфалы кешеләр өчен - 50 мең сумнан башлап, юридик берәмлекләр өчен - 200 мең сумнан башлап.

Фото: i-gazeta.com


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: