-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
13 ноябрь 2021, 18:28

Башкортстанда халыкның 60 проценты вакциналанды

Башкортстанда яңа коронавирус инфекциясеннән вакциналау планы – 2 484 667 кеше тәшкил итә. Барлыгы республикада унсигез яшьтән өлкән 3 105 836 кеше исәпләнә.

Башкортстанда халыкның 60 проценты вакциналанды
Башкортстанда халыкның 60 проценты вакциналанды

Бүгенге көндә төбәктә яңа коронавирус инфекциясе йогышын профилактикалау өчен 2 287 508 доза вакцина ясалган.

2021 елның 13 ноябренә беренче компонент белән 1 802 157 кеше вакциналанган. Вакциналауны тулысынча төгәлләнгән кеше саны 1 501 542 тәшкил итә.

Соңгы тәүлек эчендә 43 464 кеше вакцина ясаткан (шуларның 23 636сы - беренче компонент, 19 828е - икенче компонент).

- Бүгенге көндә без халыкның 60 процентына прививка ясаттык. Көн саен беренче һәм икенче компонент вакциналауны ун мең кеше уза, - дип белдерде Премьер-министры урынбасары, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин.

60 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне вакциналау актив бара, аларның уңайлылыгы өчен республиканың күп кенә районнарында махсус прививка пунктлары ачылды. 60 яшьтән өлкәнрәкләр саны 890 387 кеше тәшкил итә. Шуларның 453 103е - беренче, 374 802се икенче компонент белән вакциналанган.

Фото: bashkortostan.ru

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: