-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
13 ноябрь 2021, 09:57

Табиблар да, халык та көтә

Район үзәгендә тиздән яңа поликлиника ачылачак.

Табиблар да, халык та көтә
Табиблар да, халык та көтә
Проект буенча сменага 250 кеше кабул итүгә исәпләнгән өч катлы бина планлаштырылган. Объект “Башкортстан Республикасында сәла­мәт­лек саклау­ның беренчел звеносын модернизацияләү” төбәк программасына кертел­гән. Объектның бәясе, төзелеш-монтаж эшләрен һәм җиһазлар сатып алуны да кертеп, 400 миллион сумнан артык тәшкил итә. Эш­ләр­не контракт нигезендә тәмамлау вакыты — якынча ноябрь ахыры.

Әлеге вакытта район халкына амбулатор ярдәмне 1974 елда төзелгән үзәк район дәваханәсе күрсәтә. Төзе­леп килүче поликлиникада рентген-диаг­ностика, балалар һәм өлкәннәр, эндоскопия, хирургия бү­лекләре, янгын посты, хатын-кызлар консультациясе, эндокринолог һәм офтальмолог кабинетлары, клиник-диагностика лабораториясе, административ-хуҗалык бүлмә­ләре урнашачак.
Яңа дәваханәдә өлкәннәргә дә, балаларга да хезмәт күрсәтәчәкләр. Пациентлар агымы, авыру кешеләр диспансерлауга килгән кешеләр белән очрашмасын өчен, бүленәчәк. Моның өчен махсус бокс эшләнгән.
– Яңа поликлиникага заманча медицина җиһазлары һәм техника урнаштырылачак. Без бик шат һәм заман­ча шартларда эшкә керешү өчен төзе-лешнең тәмамлануын түземсезлек бе-лән көтәбез, – диде Чакмагыш үзәк район дәваханәсенең баш табиб урынбасары Кадрия Исламова.
Яңа поликлиника икенче кат дәрә­җәсендә җылы күчеш аша иске поликлиника белән тоташтырылачак. Эченә лифт һәм күтәрткеч куела. Бу аз хәрә­кәтле гражданнар өчен барлык катларга да юл ачарга мөмкинлек бирәчәк.
Кадрия Рәфис кызы сүзләренә караганда, биредә медицинаның бөтен тармаклары буенча белгечләр бар. Шуңа күрә пациент һәр юнәлеш буенча табибка язылып, медицина ярдәме алачак. Яшь белгечләрне җәлеп итү буенча да актив эш алып барыла. Мәсәлән, бүгенге көндә районда “Авыл табибы” программасы буенча 7 табиб хезмәт итә. Шунысын билгелисе килә, биредә яшь белгечләрне торак һәм лаеклы хезмәт хакы белән тәэмин итәргә тырышалар.
Шулай ук, дәваханә урнашкан урамда яңа асфальт салынган һәм пациентлар өчен парковка урыннары каралган. Әлбәттә, иске поликлиникага, дәваханә корпусларына да җитди игътибар бирелә. Аларда фасадлар ремонтланачак, шулай ук, түбә дә алыштырылыр, дип көтелә.
Гомумән алганда, Чакмагышта сәламәтлек саклау тармагы республикада алдынгылар исәбендә. Вакциналауга килгәндә, район, шулай ук, яхшы күрсәткечләргә ия. Бүгенге көндә районда 15 меңнән артык кеше прививка ясаткан, бу якынча 70 процент тәшкил итә.
– Район халкы, хакимияте табибларга, медицина хезмәткәрләренә бик рәхмәтле. Бүген аларга күп эшләргә туры килә. Ашыгыч ярдәм хезмәт-кәрләре көндез дә, төнлә дә бер минутка да туктап тормый диярлек. Шуңа күрә район халкы исеменнән барлык табибларыбызга рәхмәт белдерәсем килә. Ә кайдадыр, ниндидер кимче-лекләр килеп чыкканда, аны бергәләп хәл итәбез, – ди район хакимияте баш-лыгының кадрлар һәм социаль мәсьә­ләләр буенча урынбасары Светлана Шакирова.
Чакмагыш халкы да яңа поликлиника ачылуын түземсезлек белән көтә. Чөнки биредә иң заманча җиһазлар ярдәмендә медицина ярдәме алу мөмкинлеге булачак.

Ример НАСРЕТДИНОВ.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: